Мы в социальных сетях

Территориаль иҗтимагый үзидарәИҮ) – микрорайон тормышының үзәге ул.

ТИҮне оештыру конференциясен үткәргәннән соң, аның нәтиҗәле эшен гамәлгә ашыру өчен, сайланып куелган территория советы рәислегендә түбәндәге чараларны башкарырга мөмкин:

1. Куелган максатларга ирешү өчен, беренче чиратта, сайланган территория советы әгъзаларына фикердәшләр командасы булып бергә тупланырга кирәк.

2 . Территориянең статистик мәгълүматлары булган паспортын булдырырга:

- микрорайонда яшәүчеләрнең саны, барлыгы -_____,

шул исәптән социаль категория буенча:

эшләүчеләр - ­­­­­­­­­­­­­­­­_____

укучылар - _____

яшь буенча пенсионерлар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар (аерым исемлекләр төзергә) - ______

- торак фондның саны, барлыгы -______,

шул исәптән:

муниципаль торак фонды -_______

ТСЖ, ЖСК - _______

ведомстволы (корпоратив) - _______

ТИҮ территориясендә урнашкан предприятиеләр, учреждениеләр, мәктәпләр, поликлиникалар, сәүдә павильоннары, мини базарлар, гаражлар һәм башкаларның исемнәре, адреслары һәм саны.

3. Микрорайондагы гомуми проблемаларны һәм территория советы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү:

- торак-коммуналь хуҗалык буенча (ТКХ):

ремонтланырга тиешле объектлар (агымдагы яки капиталь ремонт);

йортлардагы подъездлар, подваллар, чердакларны җыештыруның сыйфаты;

инженерлык коммуникацияләренең, җиһазларның торышы, җылылык һәм су куллануны исәпләү өчен электрон приборлар урнаштыру;

йорт яны территорияләрен, ишегалларын төзекләндерү, яшелләндерү;

кварталлар эчендәге юлларны ремонтлау;

ишегалдында машиналар кую өчен уңайлыклар булдыру;

эпидемиологик торышны контрольдә тоту;

йорт хайваннарын чыгарып йөртүне оештыру;

ТИҮ җитәкчесе һәм торак эксплуатация-ремонт идарәсе җитәкчесенең шикаятьләр һәм тәкъдимнәр буенча халыкны бергәләп кабул итүләрен, ТКХ җитәкчеләренең, яисә вәкаләтле итеп сайланган затларның ай саен халык алдында хисап тотуларын оештыру;

шәхси төзелеш территорияләре (шәхси сектор) буенча:

газ, телефон кертү, су белән тәэмин итү мәсьәләләре;

урамны яктырту мәсьәләсе;

урамнарны грейдерлау;

тротуарлар ясау;

төзекләндерү һәм яшелләндерү;

каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру;

санкцияләнмәгән чүплекләрне ликвидацияләү, кечкенә елга ярларын чүп-чардан чистарту;

җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутларын оештыру;

өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтүне оештыру, социаль ярдәм бүлмәсе булдыру; 

халыкка аптека, сәүдә, почта һәм башка шундый хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның эшен оештыру;

халыкның ялын оештыру өчен җәмәгать урыннары, мәйданчыклар булдыру.

- халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча:

ялгыз пенсионерлар, инвалидлар, ветераннар, аз керемле, күп балалы гаиләләр, ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балалар:

аларны ачыклау максатында өйдә тикшерүләр үткәрү, мохтаҗ категорияләр буенча исемлекләр булдыру һәм тикшерү актлары төзү;

мохтаҗларны дарулар, өс һәм аяк киемнәре, азык-төлек, утын, күмер белән тәэмин итү өчен социаль яклау органнарына гаризалар (мөрәҗәгатьләр) язу;

шәхси йортларны, фатирларны агымдагы яки капиталь ремонтлауны оештыру;

ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны балалар йортларына, приютларга урнаштыру;

- җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча:

полициянең участок инспекторларының һәм балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторларының үзара эшчәнлеге;

участок инспекторларының тыныч булмаган (криминоген) урыннарны, йортларны, фатирларны, гаиләләрне, яшүсмерләрне ачыклавы һәм шул урыннарга барулары;

наркотик матдәләр, алкоголь белән сату итүче «нокталарны» ачыклау;

микрорайон территориясе буенча участок инспекторлары белән берлектә рейдлар оештыру;

торак урыннарының куркынычсызлыгы, янгыннарны, террорчылык актларын кисәтү;

подвалларны һәм түбәләрне "бомж”лар яшәү предметына караштырып тору;

подвалның, түбәләрнең бикләү җайланмаларын контрольдә тоту;

участок инспекторларының, яисә вәкаләтле сайланган затларның квартал саен халык алдында хисап тотуларын оештыру.

- микрорайонның экологик иминлеге буенча:

ташландык чүплекләрне, буш яткан җирләрне ликвидацияләү;

квартал эчендәге газоннарны һәм яшел утыртмаларны саклау максатында машина кую урыннарын төзекләндерү;

агачлар, куаклар кебек яшел утыртмаларны яңарту;

мини парклар, скверлар, аллеялар булдыру;

кече елга һәм күлләрнең яр буйларын чүп-чардан чистарту.

- халыкның ялын оештыру буенча (яшьләр, яшүсмерләр, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен):

җыелышлар, җыеннар, конференцияләр, халыкның барлык дәрәҗәдәге депутатлар һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре белән очрашуларын, лекция һәм семинарлар үткәрү;

бәйрәм чаралары (дәүләт, шәһәр, җирле дәрәҗәдә) уздыру;

балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге мәшгульлеген (хезмәт лагерьлары, экскурсияләр, клублар, түгәрәкләр) оештыру;

өлкән яшьтәге кешеләрнең мәшгульлеген (сәламәтлек төркемнәре, бакчачылар, үзешчән сәнгать) оештыру.

- яшәү урынында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү буенча:

спорт инфраструктурасын үстерү, универсаль, типовой спорт корылмалары һәм уен мәйданчыклары булдыру һәм аларны реконструкцияләү буенча ихтыяҗны өйрәнү һәм план (заявка) төзү;

яшәү урынында физкультура һәм спортны үстерү буенча спорт һәм белем бирү учреждениеләре белән үзара эшчәнлекне оештыру;

мини футбол, хоккей, волейбол буенча ишегалды командалары төзү;

ишегалды турнирлары, ярышлар, хәрәкәтле уеннар, аттракционнар, конкурслар оештыру;

җәмәгать башлангычында эшләүче тренерлар, укытучылар, оештыручыларны сайлап алу.

- халыкның социаль активлыгын күтәрү һәм аны микрорайонның яшәешен тәэмин итү мәсьәләләренә тарту максатында халыкка ТИҮ эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерү:

җирле мәгълүмати бюллетеньнар, газеталар, листовкалар, игъланнар бастырып чыгаруны оештыру;

торак эксплуатация-ремонт идарәләрендә, мәктәп, китапханә, клубларда, халык күпләп җыела торган урыннарда мәгълүмат стендлары урнаштыру;

шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чараларына ТИҮ эшчәнлеге һәм яшәешне тәэмин итү проблемалары турында мәгълүмат бирү;

микрорайонда булачак чаралар хакында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен пресс-релизлар әзерләү.

- транспорт, сәүдә, көнкүреш хезмәте предприятиеләре, шифаханәләр эше буенча:

яшәешне тәэмин итүне яхшырту проблемаларын һәм тәкъдимнәрне өйрәнү буенча халыктан сораштыру;

транспорт хәрәкәте маршрутларын оештыру;

предприятие һәм учреждениеләрнең эш режимы;

микрорайонның инфраструктурасын үстерү;

ял зоналары, парклар, скверлар булдыру:

вакытлы объектлар урнаштыру һәм аларны җиһазлау (машина кую урыннары, павильоннар, лареклар, киосклар, мини базарлар).

- микрорайондагы төзелешләрне төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре, шулай ук билгеләнгән тәртиптә расланган шәһәр төзелеше документлары нигезендә алып бару буенча:

халыкка хәбәрләрне үзвакытында җиткерү;

планлаштырылган төзелеш турында мәгълүмат булган щитлар урнаштыру;

микрорайонда башланачак төзелеш мәсьәләләре буенча анда яшәүчеләрнең җыелышларын оештыру.

ТИҮ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре микрорайонның гомуми проблемаларын бәяләүдән килеп чыга. Территория советы халыкның яшәешен тәэмин итү проблемаларын бетерү буенча нәтиҗәле эшкә китерүче чараларны гамәлгә ашыру өстендә эшли башлый һәм тиешле карарлар кабул итә.

4. Микрорайон халкының яшәешен тәэмин итү проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар:

- халыкны активлаштыру буенча:

ТИҮнең эшлекле активын булдыру;

вәкаләтле сайланган затларны – йорт, подъезд буенча җаваплыларны сайлап кую;

йорт (урам) комитетларын төзү;

микрорайон советы каршында төрле оешмалар төзү: хатын-кызлар советлары, яшьләр оешмалары, аксакаллар палаталары, һәртөрле түгәрәкләр;

микрорайонның социаль актив кешеләрен ачыклау һәм аларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү;

- предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары, җирле үзидарә органнары белән элемтәләрне җайга салу буенча:

предприятие, учреждение, мәктәп, клуб, магазин һәм башкаларның җитәкчеләренә территориядә территориаль җәмгыять төзелү һәм үзара хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр турында хәбәр җиткерү;

алар белән шәхси очрашулар оештыру;

аларны микрорайонда Сез үткәрә торган чараларда катнашуга чакыру;

финанс ярдәме күрсәтү турында сорау;

үзара файдалы тәкъдимнәр, реклама, Рәхмәт хатлары;

микрорайон инфраструктурасы үсешенә оешмаларның өлеш кертүе турында халыкка мәгълүмат җиткерү.

- территория советы эшчәнлеген финанслау чыганакларын җәлеп итү буенча:

грантлар алуга, социаль әһәмияткә ия программа проектлары әзерләү буенча төрле конкурсларда катнашу (муниципаль, республика, иҗтимагый инициативаларга ярдәм күрсәтү үзәге);

торак эксплуатация-ремонт идарәсе, җирле үзидарә органнары белән аерым вәкаләтләр тапшыру турында килешүләр төзү;

бизнес средстволарын һәм төрле дәрәҗәдәге депутатларны җәлеп итү;

микрорайонда яшәүчеләрнең хәйрия акчаларын җәлеп итү;

- микрорайонның инфраструктурасын үстерү, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча;

- торак фондын карап тоту һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча;

- ишегалларында сәламәтлек саклау мохитен тудыруны оештыру буенча;

- яшьләр сәясәте, патриотик тәрбия буенча;

- халыкның ялын һәм белемен арттыруны оештыру буенча;

- халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча;

- микрорайонның яшь һәм өлкән буыннар багланышы буенча.

5. Территория советы әгъзалары арасында вазыйфаларны бүлү:

эш кәгазьләре белән эшләү өчен секретарь сайлана;

ТИҮ эшчәнлегенең һәр юнәлеше буенча (халык өчен шул моментка актуаль буларак сайлап алынган) советның җаваплы әгъзасы беркетелә;

советның кайсы да булса бер юнәлеш буенча җаваплы әгъзасы (сектор), тагын да нәтиҗәлерәк эшләсен өчен, ТИҮ активыннан 3-5 кеше сайлап алына һәм ячейка төзелә (вәкаләтле сайланган затларны, микрорайон территориясендә урнашкан мәктәп, яшүсмер клублары укытучыларын, учреждение хезмәткәрләрен җәлеп итәргә мөмкин).

бер елга, кварталга, айга эш планы төзелә;

булачак чаралар планы һәм башкарылган эшләр турында хисап буенча утырышлар үткәрүнең периодиклыгы һәм сроклары билгеләнә;

тиешенчә барлык планнарны чагылдырган стенд ясап куела;

мәгълүмат даими яңартылып тора;

ТИҮ эшчәнлеге турында мәгълүматны халыкка җиткерү оештырыла.

6. Территория советының эш режимы:

советның эш режимын билгели;

халык белән даими элемтәдә тора;

массакүләм мәгълүмат чараларында, вәкаләтле сайланган затлар аша подъездларда, торак идарәләрендә, мәктәпләрдә, клубларда, мәдәният йортларында һәм башка урыннарда игълан ябыштыру юлы белән микрорайонда территория советының урнашкан урыны, аның эш графигы һәм үткәрелә торган чаралар турында халыкка җиткерелә;

экстрен җыелу очракларында территория советы әгъзаларына тиз арада хәбәр итү системасы эшләнә.

7. Эш кәгазьләрен алып бару – территория советы эшен оештырганда бик мөһим момент:

барлык утырышлар, киңәшмәләр, җыелышлар, конференцияләрнең мәҗбүри тәртиптә беркетмәләре язылырга һәм алар секретарь белән рәис тарафыннан имзаланырга тиеш. Беркетмәләр журналына (кенәгәсенә) номер сугылган һәм ул шнурланган булырга тиеш. Утырышта карала торган микрорайон халкы яшәешен тәэмин итүгә һәм тормыш эшчәнлегенә кагылышлы барлык мәсьәләләр тавышка куелырга һәм алар буенча күпчелек тавыш бирү юлы белән карар кабул ителергә тиеш. Советның рәисе Уставта рәис бүлегендә билгеләнгән агымдагы эшчәнлек мәсьәләләрен генә шәхсән берүзе хәл итә ала.

норматив документлар һәм хокукый актлар папкасы;

кергән һәм чыккан корреспонденцияләр журналы, шулай ук әлеге документларны саклау өчен папка;

халыкны кабул итүне исәпкә алу журналы;

акча средстволары керүне һәм чыгымнарны исәпкә алу журналы, чеклар, актлар һәм башка шундый документларны саклау өчен папка;

шикаятьләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алу папкасы;

чаралар планы, аларны үткәрүнең сметасы  өчен папка;

хисаплар папкасы;

территория советының составы (әгъзалар исемлеге) турында, аларның телефоннары, эш режимы күрсәтелгән мәгълүматлар стенды, үткәрелгән чаралар буенча фотосурәтләр белән стендлар һәм плакатлар;

ТИҮ эшчәнлеге турында газета һәм журналларда басылып чыккан мәкаләләр папкасы;

ТИҮ, иҗтимагый оешмалар буенча махсус әдәбият китапханәсе.

8. Ревизия комиссиясе эшен оештыру:

ревизия комиссиясе рәисенең территория советы утырышларында (киңәшмәләрендә) катнашуы;

ревизия комиссиясе әгъзаларының исемлеген стендка элү;

эш планы төзү;

территория советының финанс эшчәнлеген тикшерү турында хисап әзерләү һәм аны микрорайонда яшәүчеләрнең ел саен үткәрелә торган конференциясендә халыкка җиткерү;

периодик тикшерүләрне һәм финанс дисциплинасы бозылу турында сигналлар буенча тикшерүләрне гамәлгә ашыру.

9. Территория советын урнаштыру өчен урын:

ул район хакимияте тарафыннан бирелергә тиеш, бу максаттан микрорайон территориясендә урнашкан буш бүлмәләр буенча ревизия ясалырга һәм ТИҮне урнаштыру өчен туры килерлек урын тәкъдим ителергә тиеш;

ТИҮләр өчен иң нәтиҗәле урын булып полициянең участок инспекторлары яки торак идарәләре белән бер бинада урнашу санала;

бүлмә ремонтланган, телефон, җиһазлар, оргтехника белән җиһазландырылган булырга тиеш.

Среда, 20 марта 2024, 12:19